Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үзеңә зыянга эшләп булмый бит инде

Авыл хуҗалыгына игътибар аз. Бу хакта еш сөйлиләр һәм язалар. Тик, минемчә, авыл халкының конкрет ярдәм генә тойганы юк. Авылда яшәүчеләргә терлек асрап, яшелчә үстереп тә табыш алырга мөмкин, диләр. Тик ул җитештергән продукцияне сатарга, урнаштырырга урын юк, яки аны ниндидер тиеннәргә җыеп алалар. Әйтик, бүген, бер килограмм сөт өчен...

Авыл хуҗалыгына игътибар аз. Бу хакта еш сөйлиләр һәм язалар. Тик, минемчә, авыл халкының конкрет ярдәм генә тойганы юк.


Авылда яшәүчеләргә терлек асрап, яшелчә үстереп тә табыш алырга мөмкин, диләр. Тик ул җитештергән продукцияне сатарга, урнаштырырга урын юк, яки аны ниндидер тиеннәргә җыеп алалар. Әйтик, бүген, бер килограмм сөт өчен безгә нибары 8 сум түлиләр. Ә терлек азыгы исә (печән, фураж) елдан-ел кыйммәтләнә. Сатып алган азык белән мал симертеп аның бер файдасы да калмый, без бары зыянга эшлибез. Җитештерүчеләрне кызыксындыру да кирәк.

Үткән ел һәр савым сыерына субсидия алган идек, быел андый нәрсә дә юк бугай.

Без биш баш сыер асрыйбыз, инде быел баш санын киметергә уйлыйбыз. Дәүләт , җитәкчеләр җитештергән итне, сөтне яхшы бәягә урнаштыру юлларын, мөмкинлекләрен тәкъдим итсә, без бу юлга бармас идек. Бу минем фикер генә түгел, барлык авыл халкы да шулай уйлый.

Олег Миронов.
Лагерка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Газета укучы фикере