Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дөрес туклану өчен кирәкле продуктлар

Әгәр дә сез сәламәтлегегез турында кайгыртасыз икән, файдалы матдәләрнең (витаминнар, минераллар һ.б.) организмга тулы күләмдә һәм туклануның төрлелегенә бәйле булуын беләсездер.

Түбәндәрәк сез файдалы продуктларның исемлеген табарсыз. Һәм беренче продукт - бу ак дөге. Ул күпсанлы углеводлар белән генә түгел, крахмалның шактый күп санда булуы белән дә аерылып тора. Шуңа күрә аны киноага (Америкада үстерелә, аңардан ботка пешерәләр, бу ярмада ретинол (А), холин, аскорбинка (С), токоферол (Е), фолия кислотасы (В9), тиамин (В1), пиридоксин (В6), рибофлавин (В2), ниацин (РР) һәм башкалар бар) алыштыру максатка ярашлы:

Икенчесе - ак икмәк. Сәламәт туклануны хуплаучылар ак ипинең бик калорияле һәм файдалы булмавын беләләр. Күпләр аны тулы бөртекле төренә алыштырырга киңәш итә. Һәм бу дөрес. Ләвәш куллану да, сүз уңаеннан, файдалы дип исәпләнә. Анда чүпрә юк, углеводлар һәм майлар аз.

Өченчесе - бәрәңге боламыгы. Аны бик күпләр ярата. Сәламәт тукланучылар да кайчак бу ләззәттән баш тарта алмыйлар! Ләкин аны "төсле кәбестә боламыгы"на алмаштырырга мөмкин. Һәм файдасы да күбрәк булачак. Ул иммунитетны ныгытачак, ябыгырга да ярдәм итәчәк, чөнки бик түбән калорияле.

Тагын берсе - каймак. Аннан башка аш-су өстәлен күпләр күз алдына да китермиләр. Әмма аны грек йогуртына алыштырсаң, организмга майлар керүне бермәбер киметергә мөмкин. Файдалы бактерияләр дә ашкайнатуны җайга салырга ярдәм итәчәк.
Ә сез бу исемлеккә тагын нәрсә өстәр идегез?

http://yashel-uzan.ru/news

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев