1 июльдән пенсия күләме арта
Күпмегә?
Агымдагы елның июнендә 80 яшь тулган пенсионерлар июльдән ай саен өстәмә 7,5 мең сум алачак. Бу арту автомат рәвештә бара, ягъни аерым гариза белән беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсионерлар турында барлык мәгълүматлар хәзер Русиянең Социаль фонды базасында саклана, анда үзгәрешләр күрсәтелә, ә алар белән бергә пенсия түләүләре арта.
Бу яшь категориясендәге кайбер пенсионерлар Социаль фондка аерым мөрәҗәгать итәргә кирәк булган өстәмә түләүләр дә алырга мөмкин. Мәсәлән, 80 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм пенсионерлар, әгәр аларны эшкә сәләтле граждан карый икән, ул 1,2 мең сум компенсация ала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев