Яшелчәләр сап-сары чәчәктә утырса...
Бу очракта бор кислотасы ярдәмгә килер.
Озакка сузылган салкын төннәр җиләк-җимешләргә иркенләп үсәргә мөмкинлек бирмәде, шуңа да бакчачылар аларны саклап калу һәм уңыш алу өчен төрле ысуллар эзли.
Мәсәлән, помидор, кыяр, баклажан, борычның чәчәкләре җимешләнми утыра икән, бор кислотасы ярдәмгә килер. Моның өчен 2 грамм бор кислотасын 500 миллилитр кайнар суга салып яхшылап бутарга һәм 10 литр суга кушарга кирәк. Шушы сыекча белән яшелчәләрне коендырырга була. Әгәр бакчагызда ташкабак, патиссон кебек яшелчәләр чери икән, шулай ук бор кислотасыннан эремә ясап сибегез.
Июньдә җиләкләрне һәм карлыган, крыжовник куакларын коры горчица порошогы кушып ясалган эремә белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 100 грамм горчица алына. Аларны кушып бутагач, ике көн тышта тотасың һәм, сөзеп, су белән яртылаш сыеклыйсың. 10 литр сыекчага 40 грамм кер сабыны кушарга кирәк. Әлеге сыекчаны алма, чия, слива агачларына да сибәргә мөмкин. Ул яшелчәләрне төрле зарарлы бетләрдән, корткычлардан коткарачак. Горчица порошогын хоста кебек үләннәрнең тирә-ягына сибү отышлы булыр. Төрле корткычлар качып бетәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев