Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иренмә генә

Девичья Поляна авылыннан Якимовларның гаилә фермасы оештырып эшли башлауларына елдан артык вакыт узган. Бүген аларның абзарларында 20 баш мөгезле эре терлек (сигез савым сыеры, бер тана, калганы бозаулар) һәм 22 сарык бар. Дуңгызларның баш санын сиксәнгә җиткергәннәр. Хуҗалыктагы эшләрне башкарырга ике ат та тоталар. Якимовлар чәчүлек җирләрен дә арттырганнар -...

Девичья Поляна авылыннан Якимовларның гаилә фермасы оештырып эшли башлауларына елдан артык вакыт узган.


Бүген аларның абзарларында 20 баш мөгезле эре терлек (сигез савым сыеры, бер тана, калганы бозаулар) һәм 22 сарык бар. Дуңгызларның баш санын сиксәнгә җиткергәннәр. Хуҗалыктагы эшләрне башкарырга ике ат та тоталар. Якимовлар чәчүлек җирләрен дә арттырганнар - 150 гектарда күпьеллык үләннәр һәм бөртекле культуралар игәргә ниятлиләр. Үткән ел үзләреннән арткан печәнне сатып, шул акчага фураж юнәткәннәр. Димәк, быел фураж да үзләрендә үстереләчәк.

-Яз көне кредитка азык әзерләү өчен техника җыелмасы сатып алдык. Бу комплектка МТЗ - 80 тракторы, арба, чапкыч, печән әйләндергеч һәм пресс - җыйгыч керә, - ди Юлия Якимова.

Зур хуҗалыкта алар бары өчәү генә - Юлия Георгиевна үзе, ире Степан Семенович һәм уллары Николай гына эшли.

Киләчәктә фермерлар мөгезле эре терлек санын 70 башка җиткерергә, ит нәселле үгезләр алырга уйлыйлар. Чөнки бүген иткә сорау зур. Терлекчелек ел әйләнәсе табыш китерә торган тармак, иренмичә эшләргә генә кирәк.

-Сөтне Кадидан килеп алып китәләр, озатылмаса да куркыныч түгел, сепараторны кабызып каймак, май ясыйбыз. Авылда каймакка да, майга да сорау бар, - ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ю.Якимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Девичья Поляна авылы Чирмешђн районы гаилә фермасы

2
X