Чирмешәндә чәчү алдынгыларын акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр
Бу көннәрдә районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчү алдынгыларын бүләклиләр
Район башлыгы Рамил Айбатов күп хуҗалыкларда булып, чәчү эшләренең барышы белән таныша һәм иң уңган механизаторларга акчалата бүләкләр тапшыра.
Кыр эшләрендә иң өлгер якташларыбызга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр сертификатлар бирелә.
Бу бүләкләргә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗ- МӘТЛӘРЕ”, “Ибәтуллин Ф.В”, “Ильхан”, “Кара Чишмә”, “Гатин Д.М.”, “Фәтхетдинов И.И.”, “Шәмгунов Г.М.”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “Сөлчә”, “Кудряшев С.И.”, “Миронов Л.Н.”, “Митяева Л.Н.”, “Севастьянов С.А.”, “Фәрхетдинов Й.М.” крестьян-фермер хуҗа-лыклары һәм җәмгыятьләре уңганнары ия.
–Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Сез алны-ялны белми, таңнан караңгыга кадәр басуларда хезмәт куясыз, халкыбызны өстәлләребездәге төп ризык – икмәк белән тәэмин итәсез, – диде Рамил Тәлгать улы алдынгыларны тәбрикләгәндә.
Бүләкләнүчеләр арасында “БИО-АГРО” җәмгыятеннән Рәмзил Гарифуллин да бар. Ул Германиядә җитештерелгән егәрле, зур трактор иярли. 2500 гектардан күбрәк мәйданда чәчү эшләре башкарган.
–Моңа кадәр бодай чәчтем, хәзер рапс орлыклары салабыз. Җир өлгерде, һава торышы гына комачаулап ала, –ди ул.
–Язын-җәен, гел кырда инде сез. Туйдырмадымы? – диюемә.
–Юк, ялганлап әйтүем түгел, яратам кыр эшен, ансыз никак. Эш хакын яхшы түлиләр. Иптәшем, икенче трактордагы Никита Ермишев та бик уңган малай, безнең арада иң яшедәдер әле ул. Алар, Ермишевлар: әтиләре Олег, аның ике улы Никита, Артем – безнең оста механизаторлар, – дип хезмәттәшләрен мактап алды Рәмзил Рифкать улы.
1 апрельдән 22 майга кадәр районда 99 мм явым-төшем булган, бу нормадан 29 миллиметрга күбрәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 майга алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында 33763 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре үтәлгән, бу тиешленең 78 проценты.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторлары язгы чәчүне төгәлләделәр. “БИО-АГРО”да, “Сөлчә” җәм-
гыятьләрендә дә бу эшләр ахырына якынлаша. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә әлеге эшне барлык мәйданнарның 79,8, “Әккәрәй”дә 79,4, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында 63,2 процент өлешендә башкардылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев