Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аз сөт белән баеп булмас

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермер хуҗалыклары август башында көненә уртача барлыгы 16000 килограмм сөт сата (былтыр 14800 килограмм тирәсе). Кызганыч, эрерәк хуҗалыклардан озатылучы продукциянең көнлек күләме ун тоннага да җитми. Бу көннәрдә сөт сату буенча Кадидагы "Камалов Р. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермер хуҗалыклары август башында көненә уртача барлыгы 16000 килограмм сөт сата (былтыр 14800 килограмм тирәсе).


Кызганыч, эрерәк хуҗалыклардан озатылучы продукциянең көнлек күләме ун тоннага да җитми. Бу көннәрдә сөт сату буенча Кадидагы "Камалов Р. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы иң алда. Аннан һәр көнне 5300 килограммлап продукция китә (узган ел 1050 килограмм булган). Бу хуҗалыкта һәр сыердан көненә уртача 13 килограмм сөт савалар.

Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыяте бу арада көненә 2800 килограммлап сөт тапшыра, ягъни былтыргыдан 600 килограммнарга күбрәк. "Үтәмеш" җәмгыятендә дә сөтне узган елгыдан күбрәк савалар. Анда көнлек савым 1600 килограммга җиткән (узган ел бу вакытта 800 килограмм чамасы).

Туберкулез чире аркасында фермаларда сыерлар саны нык азайды. Әнә "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт", "Бәркәтә" бүлекчәләреннән шул сәбәпле бүген бары 700-800 килограмм чамасы гына сөт саталар. "Кара Чишмә"дә бу күрсәткеч бик түбән - 500 килограмм гына.

Продукция җитештерүнең артмавы иң элек малларны туйганчы ашатмау белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X