Кадрия Гамирова автор яңалыклары
-
Кади, Котыш якларында яңгырлар күбрәк яуган
Соңгы көннәрдәге яңгырлар уракка нык комачаулый. Бүген, ягъни 1 август иртәсенә районда уртача 10 миллиметр күләмендә яңгыр яуган.
-
Көчле җил Иске Үтәмештә агачларны аударган
Сишәмбе кичен булган көчле җил Иске Үтәмеш авылына зыян салган, Муса Җәлил урамында электр чыбыклары да өзелгән. Электрчылар аларны ялгап куя.
-
Чирмешәннән Гыйләҗевлар бакчасында йодрык кадәрле бәрәңгеләр өлгергән
Чирмешәндә яшәүче Әлфия һәм Дамир Гыйләҗевлар иртә өлгерә торган бәрәңгеләрен 5 июльдә үк казып караганнар, инде бер айлап яңа бәрәңге ашыйлар.
-
Чирмешәндә Техническая урамындагы йортның ишегалдын асфальтлыйлар
Юлчылар “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларын төзекләндерү кысаларындагы бу эшне бүген район үзәгендәге Техническая урамындагы йортлардан башладылар.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы укучыларына үрдәкләр китерделәр
Шәхси эшмәкәр Габшакировлар фермасындагы 15 үрдәк Чирмешәндә яшәүче Николай Маркелов һәм Шамил Сөнчәләев хуҗалыкларына күчте. Якташларыбыз бу кошларга “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз укучылары арасында оештырган отыш уйнатуда катнашып ия булдылар.
-
Чирмешәннең “Кояшлы” лагерена “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары җыела
Районның “Кояшлы” ял лагеренда бу җәйдә дә 200ләп бала ял итәчәк.
-
Диспансеризация узган чирмешәнлеләрнең алтысында яман шеш табылган
Район табиблары әлеге медицина тикшеренүе авыруларны вакытында ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итә диләр. Быел район буенча диспансеризация үтәргә тиешле 6046 кешенең 3825се әлеге тикшеренүне узган.
-
Чирмешәннән Оксана Сидорованың тәмле ашларын Самарада да беләләр
Чирмешәннең үзәк ашханәсендә инде 30 нчы ел эшләүче Оксана Сидорованың хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу. Ул хезмәт юлын 1994 елның ноябрендә официант буларак башлап җибәрә.
-
Чирмешәнлеләр эшли-эшли ял итә
Җәй ял итү өчен бик уңайлы чор, шул ук вактытта елның бу фасылында авыл халкының башка мәшәкатьләре дә күп. Газета укучыларыбызның көннәре ничек үтә, ниләр эшлиләр, гомумән хәлләре ничек икән? Сорашуыбыз шул хакта.
-
Ивашкинодан Елена Анисимова суганнан сарымсакка күчкән
Ивашкино авылыннан Елена Анисимова элек суган үстереп гаилә бюджетын баетса, инде соңгы биш елда сарымсакка күчкән.
-
Туймәт авылы мәчетендә метрика китабының өченче томын ачканнар
Туймәт мәчетендә авыл зиратында җирләнгән авылдашларның исемлеге алып барыла. Метрика китабының өченче томын башлаганнар.
-
Ивашкинода быел ике малай туган
Ивашкино авылында быел ике бала туган: икесе дә - малайлар.
-
Утызимәнлеләр билгесез солдат каберен карап тора
Утыз Имән авылы халкы Гражданнар сугышы чорында һәлак булган сугышчының каберен онытмый.
-
Чирмешән район үзәк больницасының стационарын ремонтлыйлар
Район үзәк больницасының стационарында икенче ел капиталь ремонт эшләре бара, ул өч елга исәпләнгән.
-
Чирмешән районында өч укучы БДИны кабат тапшырган
Районда бердәм дәүләт имтиханнарын кабат тапшыру мөмкинлегеннән өч укучы файдаланган.