Чирмешән китапханәчеләре СВОда катнашучыларның гаиләләрен Нәүрүзгә дәште
Үзәк балалар китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме узды. Чараның төп кунаклары - махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре: хатыннары, әниләре һәм балалары.
Китапханә хезмәткәрләре кунакларны борынгы бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштырды. Әңгәмә барышында милли мирасыбызны саклауның һәм буыннар бәйләнешен ныгытуның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы булды. Балалар һәм өлкәннәр “Түбәтәй”, “Парфюм” һәм “Язгы чәчәк бәйләме җый” кебек мавыктыргыч уеннарда һәм конкурсларда катнашты. Бу уеннар ярдәмендә катнашучылар гореф-гадәтләр белән якыннан танышты.
Кичә чәй табыны артында җанлы аралашу белән тәмамланды.
Венера Шарапова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев