Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

20 мартта изге Рамазан аеның дәвамы булган олы бәйрәм – Ураза гаете!

Бу изге ай дәвамында ураза тотып, гыйбадәт кылып, күңелләребезне пакьләдек. Рамазан – ул сабырлык, игелек һәм шәфкатьлелек ае. Без ачлы-туклы көннәр аша яныбызда яшәүче мохтаҗларның хәлен аңларга, аларга кул сузуның әһәмиятен тагын бер кат аңладык.

Бүгенге бәйрәм көннең иң матур гадәтләреннән –  иртәнге гает намазына җыелу. Намазга әзерлек кичтән үк башлана: фитыр сәдакасын вакытында биреп, бәйрәмгә пакь күңел белән аяк басабыз.

Бу көнне иртән торып, тәһарәт алып, иң  матур киемнәребезне киеп, мәчеткә ашыгабыз.

Районыбызның барлык мәчетләрендә дә  20 мартта иртәнге 6 сәгатьтә Коръән аятьләре укыла башлаячак. 6 сәгать 30 минутта бәйрәм вәгазе башланса, гает намазы 7 сәгатьтә укылачак. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте буенча, мәчеткә бер юлдан  барып, ә кайтканда икенче юлны сайлау – матур гамәл.

Аллаһы Тәгаләгә бу айдагы гыйбадәтләребезне кабул итүен сорап, догалар кылабыз. Бу көнне шатлыклы йөзләр, якты хисләр белән очрашып, бер-беребезне котлыйбыз.

Намаздан соң зиратларга барып, якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылу, аларга догалар багышлау – безнең изге бурычыбыз. Аннары инде туган-тумача, дус-ишләр белән күрешүләр, бәйрәм табынына җыелу. Моның өчен шәүвәл аеның беренче өч көне – бәйрәм көннәре.

Бәйрәмнәребез имин, күңелләребез саф булсын. Рамазан аенда җыйган савапларыбыз, кабул булган догаларыбыз гомер буена юлдашыбыз булып калсын. Һәрберебезнең гаиләсенә тынычлык, иман, сәламәтлек һәм муллык телим.

Рамил Ибраһимов, Чирмешән районы мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев