Югары Кәминкәдән 73 яшьлек Ралия Таҗиева спектакльдәге роленә үз сүзләрен дә кертеп җибәрә
Югары Кәминкә авылында яшәүче, 40 елга якын колхозда сыер савучы булып эшләгән Ралия апа Таҗиева 73 яшендә артистка әйләнгән.
“Ике аккош” – тәүге сәхнә тәҗрибәсе
Якташыбыз инде ун еллап авыл мәдәният йортының “Зөбәрҗәт” ансамблендә җырлый. Ә быел ул үзен театр артисты буларак сынап караган. Авылның үзешчән артистлары Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Ике аккош” спектаклен сәхнәләштерделәр. Ралия Сөнгат кызы төп рольләрнең берсен – Маһинурны уйнаган.

-Минем ролем узган тормышыма ошаган төсле иде, картлар йортында яшәүче ананың кичерешләрен күңелем аша уздырып уйнадым, - ди Ралия апа. – Ролемне дә бик ансат өйрәндем, кайбер урыннарда үз сүзләремне дә кертеп җибәрдем. Дөрес, сәхнәгә чыккач, тамашачылар күп булганда бераз дулкынлану була, аннан соң тынычландыра.

Үзешчән артистларның чыгышларын иң беренче авылдашлары бәяләгән. Аларны Түбән Чегодай, Югары Чегодай, Әмир, Кара Чишмә тамашачылары да җылы кабул иткән.
Ралия апаның яшь вакытларында да авыл сәхнәсенә күтәрелгәне булган, авылдашларына концерт куйганнары әле дә исендә. Ә инде тормышка чыккач, гаилә мәшәкатьләренә чумгач, моңа вакыт калмаган.
“Сәхнә җанга тынычлык бирә”
Ралия апа мәдәният йортындагы репетицияләрне рухи һәм физик саулык чишмәсе дип саный.
-Үзешчән сәнгатьтә катнашу җанга тынычлык бирә, дөнья мәшәкатьләре онытылып тора, авылдашлар белән аралашу рәхәт, - ди ул. – Мәдәният йортына кадәр барып кайту - үзе бер зарядка. Репетициягә бармаган көннәрдә дә урамда йөреп кайтырга тырышабыз.
Фермадан - сәхнәгә
Колхоздагы авыр эшләр, гаилә мәшәкатьләре сәнгатькә юлны озакка япкан, ләкин, Ралия апаның хыялы сүнмәгән.
Якташыбыз мәктәпне тәмамлагач, фермада эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куя. Аның арасында чөгендер эшкәртү дә, колхоз амбарында эшләү дә, печән әзерләү дә эләгә. Әле берникадәр хат ташучы да булырга туры килә. Ул аларны фермадан сыер савып кайткач башкара. Тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз үстерәләр.
“Бүгенге тормышыма канәгать”
Ралия апа үзе әйткәчә, аның спектакльдә башкарган роле дә, ничектер, үз тормышының кайбер эпизодларын чагылдыра.
Якташыбыз бу хакта бик сөйләргә яратмаса да, күпне күргән ул. Өч оныгын үстереп, башлы-күзле иткән. Дөрес, алар үскәндә әби кешегә бик җиңел булмаган. Ә бүген аны оныклары хөрмәтләп яши, оныкчыклар белән сөендерә.
-Бүгенге тормышыма бик канәгать, балаларым, оныкларым сау-сәламәт, - дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.
Фото: КАдрия Гамирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев