Лашманнан Мәснуга әби “оныкларын” чүлмәктә пешкән мич ашы белән сыйлады
Район үзәгендәге “Чишмәкәй” балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия “Служение” муниципаль премиясендә көчен сыный.
Ана телен, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертүче бу балалар бакчасы әлеге проектка да шушы темага видеоролик әзерләгән. Аларның эше өченче этапка узган, әле тавыш бирү бара. Меңләгән конкурсантлар арасыннан сайлап алыначак 110 коллектив 26 апрель көнне бүләкләнәчәк.

-Бәйгедә ана телен һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда гаиләнең дә зур роль уйнавын күрсәтергә булдык. Бу эштә безгә ярдәм иткән, Лашман авылында яшәүче Мәснуга апа Зыятдиновага зур рәхмәт, - диде балалар бакчасы мөдире Миләүшә Мотыйгуллина. – Әбиләре “оныкларын” чүлмәктә пешкән мич ашы һәм бәлеш белән сыйлады, бәләкәй кызлар аның янында чигешкә дә өйрәнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев