Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

Чирмешәннән - Казанга: тату сыйныф ярымфиналга үтте

2 нче Чирмешән урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары “Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика конкурсының зона этабында җиңү яуладылар. Алар апрель аенда Казанда узачак ярымфиналда район данын яклаячак.

Әлеге бәйгегә Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай шәһәрләре һәм Чирмешән мәктәпләреннән барлыгы җиде команда килгән. Командалар “Тату сыйныф серләре” исемле визит карточкаларын тәкъдим иттеләр һәм иҗат проектларын якладылар. Командалар үз эшчәнлекләре белән махсус күргәзмәдә таныштырдылар.

Чирмешән укучылары һәм аларның әти-әниләре жюрины бердәмлекләре, активлыклары һәм иҗади якын килүләре белән сокландырды.

-Безнең сыйныф бик дус, креатив, актив, күпмилләтле. Әти-әниләр дә бердәм, – диде чараны оештыруда актив катнашкан әниләрнең берсе Светлана Севастьянова. – Сыйныф җитәкчесеннән уңдык, Людмила Серендеева балалар белән волонтерлык отряды оештырды. Укучылар патриотик, рухи-әхлакый юнәлештәге чараларда актив катнашалар. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюга да зур өлеш кертәләр. Балалар, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да чәйләр, коры ашлар, коры душлар әзерлиләр, йон оекбашлар, мунчалалар бәйлиләр һәм тагын бик күп кирәк-яраклар ясыйлар. Мәктәптә укучылар маскировка челтәрләре дә үрәләр.

Жюри әгъзалары командаларның иҗади чыгышларын, сыйныфларның җәмәгать эшләрендә актив катнашуын югары бәяләде. Чирмешән командасы үзләренең бердәм, ярдәмчел һәм тату коллектив булуын тагын бер кат раслады, шәһәр мәктәпләре алдында сынатмады. Апрель аенда аларны Казанда узачак ярымфинал көтә. Икенче урын алган Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбе дә шулай ук ярымфиналда катнашачак. Өченче урында да ярчаллылылар – 78 нче лицей. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Дипломнар тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев