Красная Полянадан Зинаида Пигачева әтисен хәтерләми
Красная Полянаның (Иске Котыш янәшәсендәге авыл) иң өлкән кешесе Зинаида Пигачевага 90 яшь тулды.
Тормыш иптәше Семен Степанович (мәрхүм) белән, җиде бала - өч кыз, дүрт ул үстергәннәр. Бүген юбиляр ике улы: Сергей һәм Михаил белән гомер итә, ә әниләренең туган көненә улы Володя, килене Татьяна йортына җыелганнар. Әби бик бай: 12 оныгы, алты оныкчыгы, бер оныкчыгының да баласы бар.
Тик юбилей көнне дә әни күңеле тыныч түгел, балалары, онык-оныкчыклары җыелса да бер кадерлесе алар арасында юк. Олы улы махсус хәрби операциядә катнаша.
-Күңелемдә бары бер теләк - сугышлар бетеп, улымның исән-сау әйләнеп кайтуын күрү, - диде ул бераз моңсуланып.
Гомер юлында авырлыкларны күп күргән якташыбыз, Ходайга шөкер, әле бирешми. Аш-суны үзе әзерли, улларына йорт, бакча эшләрендә дә булыша әле ул.
Зинаида Михайловна әтисен хәтерләми, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе алты баланы ялгызы аякка бастыра. Ачлыгын да, ялангачлыгын да кичерәләр алар. Кычыткан, алабута ашап үсән буын кешесе ул. Яшьли колхоз эшенә керешә, бала вакыттан ук кырда чүп утый, башак җыя. Зинаида Пигачева күп еллар фермада сыер савучы булып эшләгән, моннан кала печән чабарга, чөгендер эшкәртергә туры килә.
-Әниебез эшкә бик батыр булды, әле дә тик торырга яратмый, - диде кызы Людмила Семеновна. – Ул буын кешеләре нык һәм көчле. Безне дә хезмәт белән тәрбияләделәр.
Пигачевлар әниләрен котларга районнан килгән җитәкчелекне дә җылы кабул иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова Зинаида Михайловнага район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев