Ивашкино авылыннан Ольга Иванова 100 яшькә җитәргә ышандырды
90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Ольга Иванованың йортына кунаклар агылды гына. Бу көнне Ивашкинога - төп нигезгә балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.
-Әнинең туган көненә барыбыз да кайтырга тырышабыз, юбилейга энебез генә кайта алмады, командировкада, - диде кызлары.
Ольга Сергеевна бик бай кеше. Ире Сергей Игнатьевич белән тугыз бала – ике ул, җиде кыз тәрбияләгәннәр. Юбилярның 22 оныгы, 26 оныкчыгы, оныкчыкларының да биш баласы бар.
-Елына бер тапкыр булса да әни янына бергә җыелырга тырышабыз, табын артында 100ләп кеше була, - диләр балалары.
Сугыш вакытында, аннан соңгы авыр елларда Ольга Ивановага мәктәпкә белем алырга мөмкинлек булмый, 4 сыйныф кына укыган, гомере тырыш хезмәттә узган. Ул 14 яшеннән колхозда эшли башлый, пенсиягә чыкканчы фермада бозаулар карый.
-Гомер буе авыр эштә булдым, Ходайга шөкер, шулай да сәламәтлегемнән зарланмыйм, аякта йөреп торам, исәп - 100гә җитәргә, - дип елмая Ольга Сергеевна. – Җәйләрен урамга, бакчага да чыгам, әле эшләрлегем дә бар да, балалар рөхсәт итми.
Якташыбыз кызы Вера Сергеевна белән яши, аның әнисе янына күченеп кайтканына биш ел. Быел 70 яшен тутыручы олы кызы Мария Сергеевна күршедә генә яши, ул да гел әнисе янында.
-Безнең әниебез – иң яхшы әни. Бала вакытта шуклана да идек, тик ул бер вакытта да ачуланмады, елмаеп бер генә карый иде, аны күз карашыннан аңлый идек, - дип яшь вакытларын искә алдылар Ивановлар. – Барыбызны да эшкә өйрәтеп үстерделәр.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга районнан да килделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев