Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучыларга булышу хакында сөйләштеләр

Чирмешәндә пробация буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда хөкем ителгәннәргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Очрашуны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова үткәрде.

Пробация - ул контроль генә түгел, ул, барыннан да элек, тормышны чиста биттән башларга теләүчеләргә ярдәм. Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан яки шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә җәмгыятьтә җайлашырга булышу өчен билгеләнгән чаралар комплексы. Бу - эш эзләүдә ярдәм, авыр тормыш шартларында калучыларга терәк булу, документларын торгызу һәм законлы хокукларны яклау.

Әлеге эшнең ничек алып барылуы турында муниципальара Лениногорск филиалының пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров сөйләде.

– Без ярдәмнең шәхси программаларын төзү буенча актив эшлибез, – диде Альфред Ринат улы. – Кешене җәзага тарту гына түгел, ә аның җәмгыятькә тулы хокуклы гражданин булып кайтуына булышлык итү мөһим.

Комиссия эшендә төп проблемаларның берсе – мәгълүмати вакуум. Күпләр ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә белми. Төрмәдән чыккач, кеше көнкүреш, торак һәм эш табу проблемалары белән очраша. Комиссия нәкъ менә шушында эшкә керешә дә инде.

Ведомствоара төркем әгъзалары билгеләп үткәнчә, авыр хәлдә калган һәркем комиссия вәкилләренә консультация сорап мөрәҗәгать итә ала.

Пробация ярдәме киң колачлы: һөнәри юнәлеш бирү, белем алуда ярдәм итү, торак-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү. Медицина ярдәме, психологик терәк һәм квалификацияле юридик консультация дә аерым урын алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев