Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Бәркәтәдән соң – Кармышка: анда бу җирлекләрнең административ биналарын ремонтлыйлар

Татарстанда авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау дәүләт программасы кысаларында быел безнең районның Бәркәтә һәм Кармыш авыл җирлекләре административ биналарында төзекләндерү эшләре башкарыла.

Бәркәтәдәге ремонт эшләренә ике миллион сумнан күбрәк акча бүленгән, ә Кармыштагы объектны төзекләндерүгә 500 мең сум тирәсе каралган.

Төзүчеләр Бәркәтәгә март башында ук килгән, яңартылган бүлмәләрне апрельгә куллануга тапшырырга планлыйлар.

-Казаннан килгән осталар сүтү эшләрен тәмамлап, төп ремонтка керештеләр, - диде Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. – Бүлмәләрне бүлеп, электр үткәргечләрен суздылар. Смета буенча идән, түшәм һәм стеналарны яңарту, санузелда стеналарга плитка ябыштыру күздә тотыла.

Ремонт вакытында Бәркәтә авыл җирлеге хезмәткәрләре вакытлыча авыл мәдәният йортында эшлиләр.

Бәркәтәдәге эшләр төгәлләнгәч, төзүчеләр Кармышка күченәчәк. Бу объектта яңа санузел ясау, ишек һәм тәрәзәләр алмаштыру, идәнгә линолеум җәю планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев