Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Юлларда балалар һәлак була

1 май көнне Менделеевск районында 7 сыйныф укучысын кызу килгән машина бәрдерә. Кыз бала биш көннән соң больницада үлгән. Авария вакытында ул наушниклар кигән булган, юлны да тиешсез урында аркылы чыккан, дигән хәбәр бар. Безнең районда быел балалар катнашында мондый юл казалары, шөкер, булмады. Ә менә рес­публикадагы һәлакәтләрдә дүрт ай...

1 май көнне Менделеевск районында 7 сыйныф укучысын кызу килгән машина бәрдерә. Кыз бала биш көннән соң больницада үлгән. Авария вакытында ул наушниклар кигән булган, юлны да тиешсез урында аркылы чыккан, дигән хәбәр бар.

Безнең районда быел балалар катнашында мондый юл казалары, шөкер, булмады. Ә менә рес­публикадагы һәлакәтләрдә дүрт ай эчендә 4 баланың гомере өзелгән, 138 сабый җәрәхәт алган. Гомумән, аварияләрдә балалар еш зыян күрә, дип чаң суга белгечләр. Статистика буенча, андый фаҗигаләрнең биг­рәк тә җәй айларында артуы күзәтелә. Узган ел, әйтик, июнь-август айларында гына да республика юлларында биш бала һәлак булган.
-Аяныч хәлләрне булдырмас өчен, аңлату эшләрен җанландыру зарур. Шушы максатта 15 майдан 15 июньгә чаклы рес­публикада "Игътибар - балалар!" айлыгы игълан ителде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл куркынычсызлыгы турында аеруча еш сөйләү зарур. Әти-әниләр дә ул-кызларына бу хакта кат-кат исләренә төшерсеннәр иде. Кечкенә пассажирларны автомашиналарда махсус утыргычта йөртү дә аварияләрдә аларның гомерен саклап калуга булыша.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юл хәрәкәте аварияләр