Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Яңа Элмәле урамында машинада йөрүче хатын-кыздан аракы исе килүен сизгәннәр

Узган атна ахырында ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары ике көндә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән ике йөртүчене тоткарлаганнар.

-Яңа Элмәле авылы урамында кичке мәлне  “ВАЗ - Калина” машинасын туктаттык, - ди район  ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.- Руль артында утырган хатын-кыздан алкоголь исе килә. Ул тикшеренүдән баш тартты. Ләкин бу очракта да аңа беркетмә төзелде. Гаепле җәзасын алачак.

Икенче көнне юл инспекторлары  Сосновкадан Девичья Полянага баручы “ВАЗ - 2114” машинасын туктаталар. Машина белән идарә итүче егет исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыккан. Үзе генә дә түгел, пассажирлар белән.

Хәзер ике якташыбызга да 30 ар мең сум штраф һәм ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X