Тыелган җирдә йөрмәгез
Чирмешәндәге кайбер урамнарда, бу тыелса да, транспортта иркенләп йөрүчеләр бар. Район мәдәният йорты, туган як тарихы музее каршындарак, юлда ук калдырылучы машиналар юл чистартырга да комачаулый. Әрсез йөртүчеләр Совет урамы буйлап та китәләр, тыелган урыннарда машина белән йөриләр. Муниципаль район башкарма комитеты һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе автотранспортларын тиешсез...
Чирмешәндәге кайбер урамнарда, бу тыелса да, транспортта иркенләп йөрүчеләр бар.
Район мәдәният йорты, туган як тарихы музее каршындарак, юлда ук калдырылучы машиналар юл чистартырга да комачаулый. Әрсез йөртүчеләр Совет урамы буйлап та китәләр, тыелган урыннарда машина белән йөриләр.
Муниципаль район башкарма комитеты һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе автотранспортларын тиешсез урында калдыручыларны да кабат кисәтә: мондый очракларда гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак, ә транспорт чараларын "штраф стоянка"га алып китәчәкләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев