Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Шешминкада яшәүче машина йөртүченең 60 мең сум штраф бурычы җыелган

Бүген районда 30 меңнән - 60 мең сумга кадәр штрафы булган 16 машина йөртүче исәпләнә. Тулаем алганда, аларның бурычы 540 мең сумга җиткән. -Бу штрафлар әле исерек килеш руль артына утырган өчен салынганнары гына, - ди район юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Шешминкада яшәүче берәүнең 60 мең...

Бүген районда 30 меңнән - 60 мең сумга кадәр штрафы булган 16 машина йөртүче исәпләнә. Тулаем алганда, аларның бурычы 540 мең сумга җиткән.

-Бу штрафлар әле исерек килеш руль артына утырган өчен салынганнары гына, - ди район юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Шешминкада яшәүче берәүнең 60 мең сум штрафы бар, аңа ике беркетмә дә машина белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен төзелгән. Штраф ике ай эчендә түләнмәсә, суд карары нигезендә штраф күләме икеләтә арта, кайбер очракта машина йөртүче кулга алынырга да мөмкин. Эш суд приставларына барып җитсә, бурычлы кешенең транспорт чарасына яисә башка милкенә арест та сала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД Шешминка Штраф