Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Радиожурналист Эльвира Мотавалова юл фаҗигасендә һәлак булган

13нче модельле «Лада» автомобиле SCANIA маркалы фура белән бәрелешкән. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан-Малмыж трассасының 31 чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. 13нче модельле «Лада» автомобиле, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз хәрәкәт итмичә каршы як полосага чыгып, SCANIA маркалы фура белән бәрелешкән. "Лада" йөртүчесе, алган җәрәхәтләрдән...

13нче модельле «Лада» автомобиле SCANIA маркалы фура белән бәрелешкән.


(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан-Малмыж трассасының 31 чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
13нче модельле «Лада» автомобиле, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз хәрәкәт итмичә каршы як полосага чыгып, SCANIA маркалы фура белән бәрелешкән. "Лада" йөртүчесе, алган җәрәхәтләрдән шул урында ук һәлак булган, гәүдәсен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерелгән машинадан алганнар.
«Лада» автомобилендә 1975 елда туган Эльвира Мотавалова булуы ачыкланган. Ул «Биектау FM» радиосының беренче дикторларының берсе буларак билгеле. Радиожурналист 5 февральдә туган көнен билгеләп үтәргә җыенган .
Эльвираның вакытсыз арадан китү кайгысын уртаклашабыз, туганнарына, якыннарына, дусларына сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Лада биектау