Автоинспекторлар кармагына салган килеш руль артына утырган 53 яшьлек Чирмешән кешесе эләккән.
Баксаң, аның шулай кызмача мунчадан кайтып барышы икән.
Кагыйдә бозучы үзенең ике банка сыра эчүен яшереп тә тормый. ЮХИДИ хезмәткәрләре аппаратка өрдергәч тә, машина йөртүченең организмында алкоголь тиешледән артык икәнлеге күренә. Хәзер әлеге ир-атка 30 мең штраф түләргә,...
Автоинспекторлар кармагына салган килеш руль артына утырган 53 яшьлек Чирмешән кешесе эләккән.
Баксаң, аның шулай кызмача мунчадан кайтып барышы икән.
Кагыйдә бозучы үзенең ике банка сыра эчүен яшереп тә тормый. ЮХИДИ хезмәткәрләре аппаратка өрдергәч тә, машина йөртүченең организмында алкоголь тиешледән артык икәнлеге күренә. Хәзер әлеге ир-атка 30 мең штраф түләргә, "правасыз" килеш ел ярым, яки ике еллап җәяү йөрергә туры киләчәк.
Нет комментариев