Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Көзен җәяүлеләр катнашында аварияләр арта

13 ноябрь көнне Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында җәяүлеләрнең үлеменә китергән ике юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләргә җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмау да сәбәпче. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ун аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында барлыгы 1300 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 132...

13 ноябрь көнне Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында җәяүлеләрнең үлеменә китергән ике юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләргә җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмау да сәбәпче.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ун аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында барлыгы 1300 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 132 кеше һәлак булган, 1221 җәяүле төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Узган шул чорда безнең районда да җәяүле катнашында бер авария булды. Машина йөртүче караңгыда юл читеннән барган ир - атны күрмичә кала һәм аны бәрдереп китә.
Көзге айларда, көннәр кыскару һәм һава шартлары начараю сәбәпле, аварияләрдә һәлак булучы җәяүлеләрнең саны 30 процентка арта, үлемгә китергәннәре, нигездә, караңгы вакытка туры килә.
1 июльдән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә җәяүлеләр торак пунктлардан читтә машиналар йөри торган юлның кырыеннан караңгы вакытта яки күрү мөмкинлеге начар булганда хәрәкәт иткән вакытта яктылык кайтаргыч элементлар файдаланырга тиеш. Әмма ЮХИДИ инспекторлары андый элементларны торак пунктлар эчендә хәрәкәт иткәндә дә кулланырга киңәш итәләр. Әлеге кагыйдәне бозган өчен җәяүлеләргә 500 сум күләмендә административ штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария җәяүлеләр