Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Әккәрәй борылышында юл һәлакәте: бер пассажирны больницага озатканнар

Күрәчәктер инде, Чирмешән юлында бер-берсенә каршы килүче машинадагы яңачишмәлеләр юл һәлакәтенә эләгәләр. Дөрес, араларына УАЗ “кергән”.

23 август көнне, иртәнге сигезләрдә Яңа Чишмә ягыннан Чирмешәнгә баручы ВАЗ-219060 (“Лада Гранта”) автомашинасы йөртүче куркынычсыз тизлек сайламый һәм алдыннан баручы УАЗ автомашинасына килеп бәрелә.

Районның ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, хәл болайрак була. Безнең район кешесе идарә итүче, сөт ташый торган, әрҗәле УАЗ олы юлдан Ивашкино ягыннан килеп, Әккәрәй борылышында сулга узарга уйлый. Кагыйдә буенча, ул каршысына килүче икенче бер “Лада Гранта”ны уздырып җибәрергә дип туктый, тик аңа арттагы транспорт китереп бәрдерә, көчле бәрелү УАЗны каршы юлга чыгара һәм ул үтеп китәргә өлгермәгән “Гранта”га китереп чәпи.

Нәтиҗәдә авария китереп чыгарган ВАЗ-219060 пассажиры, 17 яшьлек егет тән җәрәхәтләре ала. Аны Әлмәткә, больницага озатканнар.

Җиңел машиналарның йөртүчеләре – икесе дә Яңа Чишмә авылыннан.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев