Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Үтәмеш янында авария булган

29 август көнне, иртәнге сигезләр тирәсендә, Иске Үтәмеш һәм Югары Чегодай авыллары арасындагы олы юлда Рено Логан автомашинасы әйләнеп капланган. Йөртүченең һәм пассажирның Казаннан "Бәкер" шифаханәсенә ял итәргә дип барулары була. Тик Югары Чегодайны узгач, яңгыр явып үткәннән соң юешләнгән юлда автомобиль үз хуҗасын "тыңламыйча" юл кырыена төшә. Һәлакәттә машина...

29 август көнне, иртәнге сигезләр тирәсендә, Иске Үтәмеш һәм Югары Чегодай авыллары арасындагы олы юлда Рено Логан автомашинасы әйләнеп капланган.

Йөртүченең һәм пассажирның Казаннан "Бәкер" шифаханәсенә ял итәргә дип барулары була. Тик Югары Чегодайны узгач, яңгыр явып үткәннән соң юешләнгән юлда автомобиль үз хуҗасын "тыңламыйча" юл кырыена төшә. Һәлакәттә машина йөртүчегә әлләни зыян булмаган, тик аның пассажиры - бәрелеп башын авырттырган 56 яшьлек ир-атка медицина ярдәме күрсәтелә, соңрак аны Әлмәт больницасына озаталар. Ә автомашина гамәлгә яраксыз, ди.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан авария