Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләр “Халык инспекторы”на юл кагыйдәләрен бозучылар хакында 50дән күбрәк хәбәр җибәргән

Күбебез көн саен диярлек олы юлга чыга. Җәяүлеме син яки машина йөртүчеме – юллардагы куркынычсызлык һәрберебездән тора. “Халык инспекторы” системасы да юлларны бәла-казасыз итү максатында булдырылган.

Аның нәтиҗәлелеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.

–Илнур Минсәгыйтович, гомумән, район юлларын куркынычсыз итү өчен ниләр эшләнә?

–Бу иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар ел дәвамында үткәрелә. Алар барлык яшь төркемнәрен колачлый – балалардан алып өлкәннәргә кадәр. Халык белән эшне көчәйтәбез, район газетасы аша юлларда куркынычсызлыкны саклауның мөһимлеге турында  даими мәгълүмат бирәбез. Яктылык кайтаручы элементлары булган киемнәр киюне активлаштыру буенча акцияләр үткәрелә.

Комиссия, ДАИ бүлекчәсе мәгълүматлары нигезендә, аварияләрне һәм юлларда хокук бозуларны ачыклауны анализлый. Автоинспекторлар тизлек режимын үтәүне контрольдә тота, уку йортлары янында һәм һәлакәтләр еш була торган юл участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эш алып барыла.

–“Халык инспекторы” системасына тукталсак?

–“Халык инспекторы” юллардагы хәлләрне контрольдә тотуны көчәйтү өчен булдырылган. Кушымта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү мөмкинлеге бирә. Бу кушымтаны куллану юл хәрәкәтендә катнашучыларның җаваплылыгын арттырачак һәм юлларда аварияләрне киметергә ярдәм итәчәк.

–Системадан ничек файдаланырга?

–Ул популяр маркетларда бар. Кушымта телефонга урнаштырыла һәм халыкка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә мөмкинлек бирә. Авторизация өчен “Дәүләт хезмәтләре” шәхси кабинетыннан логин һәм пароль кертергә кирәк. Төшерелгән материаллар дәүләт автоинспекциясенә, карау һәм карар кабул итү өчен, җибәрелә. Кагыйдәләрне бозу турындагы мәгълүматларны система аша алганда Дәүләт автоинспекциясендә барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген һәм төгәллеген тикшерәчәкләр. “Халык инспекторы” безнең юлларны  куркынычсызрак итәргә булыша.

–Чирмешәнлеләр бу кушымтадан файдаланалармы?

–Әйе, район халкы,  бөтен республикадагы кебек үк, кушымтаны куллануда активлык күрсәтә. Ел башыннан “Халык инспекторы” системасы буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар турында 50дән артык хәбәр килгән. Аларның 31е буенча административ җаваплылыкка тарту  турында карар кабул ителде.

–Илнур Минсәгыйтович, “Халык инспекторы”на нинди хокук  бозулар хакында заявкалар җибәрергә мөмкин булуын тагын бер кат искә төшерик әле.

–Заявкалар җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, кызыл утка чыгу, светофорның тыелган сигналы булганда тукталыш сызыгыннан чыгу, каршы як полоса буенча хәрәкәт итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, хәрәкәт вакытында телефон куллану, автобус полосасыннан хәрәкәт итү, аергыч полоса яки юл кырые буенча хәрәкәт итү, тротуар яки велосипед юлларында йөрү, юл кырыеннан беренче рәттән ерактарак туктау, тыю билгесе астында туктау, инвалидлар өчен урыннарда парковкалану, маршрут транспорт чаралары тукталышында парковкалану, җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, тротуарга машина кую, тыю билгесе астында сулга борылу, велосипедчылар өчен полосада тукталу, “яшел зона”да машина кую, транспорт чарасыннан чүп-чар ташлау. Аларның җидесе буенча акчалата түләү алырга мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк, кушымта бүләк алу өчен түгел, ә гражданнар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә җаваплырак  карый башласын өчен булдырылган. Һәм шуны да онытмау зарур, транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә машина йөртүче хокук бозу фактын төшерә алмый, моны автомобиль пассажиры эшли ала. Форсаттан файдаланып, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм: юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Исегездә тотыгыз: юлларда куркынычсызлык безнең һәрберебездән тора.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Рәсем яспалма фәһем ярдәмендә башкарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев