Чирмешәнлеләр машиналарын беренче карда сынады
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләр машиналарын беренче карда сынады

Кичә Чирмешәндә октябрь бураны бераз котырды. Районыбызда тәүге кар быел кинәтрәк, шулай тавышланыбрак төште. Машина йөртүчеләребез моңа әзерләнгән.

- Күпчелек якташларыбыз автомашиналарының көпчәкләрен кышкыларга, тырнаклы резиналарга алыштырган. Халык хәзер алдан хәстәрен күреп, сак йөри, - диде район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров. - Дөрес, бүгенге “Тоннель” операциясе барышында көпчәкләрен алмаштырмаган кайбер шоферларга кисәтү ясарга туры килде. “Хәзер автосервиска барабыз,  беренче карны көттек”, - диләр. Гомумән, көзге-кышкы юлларда машина йөртүчеләребез тагын да саграк булсыннар иде.

Марат Гомәров фотолары 


Нет комментариев