Чирмешәндәге “Тоннель”дә тикшерелгән 25 машина йөртүченең бишесе кагыйдә бозган
Юл хәрәкәте

Чирмешәндәге “Тоннель”дә тикшерелгән 25 машина йөртүченең бишесе кагыйдә бозган

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Тоннель” операциясе 27 гыйнвар көнне, иртәнге 7дән 9 нчы яртыга кадәр дәвам иткән.

-Район үзәгендәге әлеге рейд вакытында  25 машина йөртүче тикшерелде, аларның бишесенең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланды. Мондый чаралар юл бәла-казаларын булдырмау, юл хәвефсезлеген тәэмин итү максатында оештырыла, - диде автоинспекция бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.

Марат Гомәров фотосы 


Нет комментариев