31 октябрь көнне район үзәгендә “Тоннель” профилактика операциясе үтте.
Район автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре ике сәгать эчендә 35ләп автомашинаны туктатып тикшергәннәр. Операция барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган: куркынычсызлык каешларын такмаучылар – икәү, юлны тиешсез урында кичеп чыгучы җәяүлеләр – биш, юл билгеләре таләпләрен бозуның өч очрагы теркәлгән.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Нет комментариев