Чирмешәндә тикшерелгән 25 шоферның 13е юлда йөрү кагыйдәләрен бозган
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә тикшерелгән 25 шоферның 13е юлда йөрү кагыйдәләрен бозган

Чирмешән автоинспекторлары 6 октябрьдә район үзәгендә машина йөртүчеләрең юлда йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшерү буенча “Тоннель” операциясе үткәрде.

Сәгать ярым дәвам иткән чара барышында 25ләп машина йөртүче тикшерелеп, аларның 13е  юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Кагыйдә бозуларның алтысы иминлек каешын такмау белән бәйле. Бер машина йөртүчегә булган штрафларын вакытында түләмәгән өчен ике беркетмә төзелгән.


Нет комментариев