Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә шәхси мобиль чараларда йөрүчеләр өчен яңа билгеләр куела

Быелның 1 мартыннан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, аерым “шәхси мобильлек чарасы” дигән төшенчә барлыкка килде.

Элек самокат, гироскутер, сигвейларны нинди төркемгә кертү аңлашылмаса, хәзер аларның кагыйдәләр җыентыгында үз урыны бар: алар транспорт чаралары булып исәпләнә. Димәк, әлеге шәхси мобиль чараларда йөрүчеләр өчен аерым таләпләр дә кертелә. Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссия рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.

- Илнур Минсәгыйтович, шәхси мобиль чараларда ничә яшьтән һәм кайда йөрергә рөхсәт ителә?

- 7-14 яшьлекләргә әлеге транспорт чараларында җәяүлеләр һәм велосипедлылар юлларыннан, тротуарлардан һәм җәяүлеләр зоналарында йөрергә рөхсәт ителә. Шушы ук урыннарда 7 яшькә кадәрге балалар да йөри ала, ләкин олылар күзәтүе астында гына. Тротуарлар, җәяүлеләр юллары һәм җәяүлеләр зоналары буенча 35 килограммнан артык авырлыктагы шәхси мобиль чаралар хәрәкәтендә чикләүләр 14 яшьтән өлкәнрәкләргә генә кагыла.

- Бу төр техникада нинди тизлек белән йөрергә мөмкин?

- Тизлек сәгатенә 25 километрдан артмаска тиеш. Әгәр дә сез тротуарда яки җәяүлеләр зоналарында йөрисез һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулыйсыз икән, транспорт чарагыздан төшәргә яки тизлекне җәяүлеләр тизлегенә кадәр киметергә кирәк.

- Әлеге транспорт чараларына бәйле яңа билгеләр дә гамәлгә кертелде, дип беләбез.

- Әйе, 3.35, ягъни “Шәхси мобиль чараларда хәрәкәт итү тыела” билгесе гамәлгә керде. Ул индивидуаль мобильлек чаралары өчен генә хәрәкәт итүне тыя, ә җәяүлеләргә, велосипедчыларга, автомобильләргә һәм автобусларга кагылмый. Иң мөһиме: әлеге юл билгесе бер юнәлештә генә эшли. Чирмешәндә мондый билгеләр Дзержинский, Титов һәм Техническая урамнарында ике яклап та куелачак.

- Шәхси мобиль чараларда йөрүчеләргә штрафлар каралганмы?

- Әлбәттә, әгәр дә бу транспорт чараларында йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозсалар, аларга 800 сум штраф түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта, әлеге кеше спиртлы эчемлекләр дә кулланган булса штраф күләме бер мең - мең ярымга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев