17 июльдән 26 июльгә кадәр республика юлларында, шул исәптән безнең районда да, “Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе игълан ителде.
Автоинспекторлар куркынычсызлык каешын такмаган машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны ачыклаячак.
- Әлеге кагыйдәне бозган шоферлар 1000 сум күләмендә штрафка тартыла. Әгәр дә автотранспорттагы машина йөртүче үзе каешны таккан булып, пассажиры такмаса, машина йөртүчегә - 1000 сум, ә пассажирга 500 сум күләмендә штраф җәзасы бирелә, - диде әлеге уңайдан район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров. - Операциянең тәүге ике көнендә районда шушы кагыйдәне бозган 15 кешегә карата беркетмә төзелде. Куркынычсызлык каешын такмаган машина йөртүчеләр район үзәгендә ешрак очрый
Марат Гомәров фотосы
Нет комментариев