Чирмешәндә бер хатын-кыз руль артына алкоголь кулланып утырган
Гаебен танымаса да, аңа машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм штраф җәзасы яный.
- Әлеге ханымны узган якшәмбе көнне район үзәгендә туктаттык. Тикшерә башлагач, машина йөртүчесеннән - урта яшьләрдәге хатын-кыздан алкоголь исе сизелде. Алкотекторга өрүдән һәм больницага барудан баш тартса да, аңа кырыс җәза: “права”дан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный, - ди райондагы дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев