Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында тагын ике кеше йөртү таныклыксыз калган

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш руль артына утырган ике кешегә карата карар чыгарган.

Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланган.

Чирмешәндә яшәүче Илгиз Саттаровны 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Гаеплене Чирмешәндә туктатканнар, аңарда алкогольле эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Алкотектор да моны исбатлаган. Саттаров суд утырышына килмәгән, әмма әлеге факт аны җаваплылыктан азат итми.

Шешминка кешесе Алексей Бесчастновны автоинспекторлар иртәнге якта  Лениногорск – Чирмешән - Шешминка юлында туктаталар. Ул Беларус тракторы белән идарә иткән. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге механизаторның салмыш булуын раслый.

Суд аны да, исерек килеш трактор руле артына утырган өчен, 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев