Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен бозучылар бермә-бер арткан

Быел, узган өч айда, район юлларында фаҗигале юл-транспорт һәлакәтләре булмаган, тик кагыйдә бозу очраклары былтыргыдан күбрәк.

Аварияләр юк, дип булмый, булган алар, тик матди зыян белән генә – полиция хезмәткәрләре тарафыннан шундый 30 очрак теркәлгән. Иң мөһиме, аларда кешеләр имгәнмәгән, бары автомашиналарга гына зыян килгән.

 - Узган елның шул чорында тыелган урында “встречкага” чыгуга кагылышлы тәртип бозуларның 9 очрагы теркәлсә, быел гыйнвар, февраль, март айларында шундый 18 факт расланды. Саннарның бермә-бер артуы шуңа: бу мәсьәләгә игътибарны арттырдык, чөнки юл һәлакәтләренең күбесе әлеге кагыйдәне бозу аркасында килеп чыга. Ашыгу, “чабу” - аяныч фаҗигагә этәргеч, - ди район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Куркынычсызлык каешын тагу кагыйдәләрен бозу белән дә шул ук хәл. Былтыр елның тәүге кварталында  район юлларында иминлек каешын такмаган өчен 115 беркетмә төзелгән булса, быел  бу сан – 313 үк!

- Практика күрсәткәнчә, автомашинада каеш эләктермәү дә юл-транспорт һәлакәте вакытында аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мондый хәлләрне булдырмас өчен бу юнәлештә шулай ук күп эшләдек, - диде  Рәмис Шәкүров.

Гомумән, узган өч айда районда теге яки бу юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 709 очрагы теркәлгән, бу сан былтыргыдан 6 процентка күбрәк. Шөкер, быел, әйткәнебезчә, район юлларында кеше имгәнү, үлү очраклары юк.

- Узган ел исә бу чорда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда,  Бәркәтә юлындагы  һәлакәттә, өч кеше тән җәрәхәтләре алган иде, – ди район автоинспекторлары башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев