Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында юл һәлакәтләре кимегән, тик үлүчеләр күбәйгән

Әле генә узган 2022 елда район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда өч кешенең гомере өзелгән.

Район автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, соңгы елларда бездә аварияләр саны кимү тенденциясе күзәтелсә дә, ни кызганыч,  алар кеше гомерен аямый. Фаҗигаләрдә исерек шоферларның да гаебе бар.

Соңгы биш елда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре саны:

 

17

23

14

12

9

2018 ел

2019 ел

2020 ел

2021 ел

2022 ел

Былтыр район юлларында өч кешенең гомере өзелде. Әлеге аяныч хәлләр Чирмешәннән Шентала ягына чыгу уңаендагы юл чатында һәм Андреевка авылы янында булган иде.

Район юлларындагы һәлакәтләрдә үлүчеләр саны түбәндәге таблицада:

4

4

3

1

3

2018 ел

2019 ел

2020 ел

2021 ел

2022 ел

 

2022 елдагы аварияләрдә 15 кеше имгәнгән, яраланган. Соңгы биш елда андый очраклар саны кимүгә таба.

20

27

16

18

15

2018 ел

2019 ел

2020 ел

2021 ел

2022 ел

-Узган елда районның автоинспекция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның  2808 очрагын (2021 елда - 3161) ачыклады. Шул исәптән 65 шоферга ( 2021дә – 63) автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен беркетмә төзелде, - диде район дәүләт автоиспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

 Каршы юлга - “встречкага” чыгып кагыйдә бозу очраклары нык арткан.  29 кеше машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт белән идарә иткән. Иминлек каешын тагуны кире кагучылар да байтак: былтыр районда шуның өчен 715 машина йөртүчегә карата (2021дә – 420) беркетмә төзегәннәр. 40 шофер балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозган.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев