Чирмешән юлларында куркынычсызлык каешларын такмаучылар күп
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында куркынычсызлык каешларын такмаучылар күп

Быелның үткән тугыз аенда район юлларында теркәлгән 2032 кагыйдә бозу очрагының 944е куркынычсызлык каешларын такмау белән бәйле (былтыр бу чорда – 579).

Район автоинспекциясе бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, гыйнвар – сентябрь айларында исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән 59 йөртүче ачыкланган (былтыр  бу чорда – 48). Каршы як юлга - “встречкага” чыгу кагыйдәләрен бозучылар саны да үсештә.

- Район юлларында тугыз айда 6 юл-транспорт һәлакәте булды, ягъни нәкъ былтыргы кадәр. Шөкер, аларда һәлак булучылар юк, дөрес, 6 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнү алды, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны:

3

3

1

1

0

гыйнвар-сентябрь 2019

гыйнвар-  сентябрь  2020

гыйнвар-  сентябрь  2021

гыйнвар-  сентябрь  2022

гыйнвар-  сентябрь  2023

 

Юл һәлакәтләренә җәрәхәт алучылар саны:

11

14

12

6

гыйнвар-  сентябрь  2020

гыйнвар-  сентябрь  2021

гыйнвар-  сентябрь  2022

гыйнвар-  сентябрь  2023

 


Нет комментариев