Чирмешән аграр техникумы студентлары машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр
Юл хәрәкәте

Чирмешән аграр техникумы студентлары машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр

Чирмешән аграр техникумында “Автосессия – 2025” бәйгесенең муниципаль этабы үтте.

Машина йөртү осталыгын, юлда йөрү кагыйдәләрен белү бәйгесендә тугыз студент катнашты. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга йөз тоткан чара өч этаптан торды: “Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре”, “Беренче ярдәм күрсәтү” һәм “Автомобильне фигуралы йөртү”.

Беренче урынны  Яңа Элмәле егете Владислав Тимофеев яулады. Күрше Самара өлкәсе Денис авылыннан Илназ Гыймранов – икенче, чирмешәнле Данил Дәүләтшин – өченче урында.

Җиңүче Владислав район данын Казанда яклаячак.


Нет комментариев