Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирешәндә питбайк белән җиңел машина бәрелешкән

21 майда көндезге сәгать 11дә район үзәгенең Титов урамында Хундай Грета автомобиле белән питбайк бәрелешкән.

Хундай Грета машинасы йөртүчесе (күрше Лениногорский районы Бәкер авылы кешесе), сул якка борылганда каршы яктан килүче питбайкка юл бирмичә, транспорт чараларының бәрелүенә сәбәпче булган.

-Питбайк йөртүчесенең (Чирмешән егете) әлеге транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итүче махсус “А” категориясе юк, - ди район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Әлеге егет төрле тән җәрәхәтләре алган һәм Әлмәт больницасына озатылган. Табиблар караганнан соң, аны өенә җибәргәннәр. 

 

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев