Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чумачкада КамАЗ газ торбасына бәрелә

КамАЗ йөртүче үз машинасы артына тагылган вагончыкның биеклеген онытып җибәргән, күрәмсең. Аның белән ул урамнан узучы газ торбасына бәрдерә. Махсус эшләнгән эш тә түгел-түгелен, әмма нефтьчеләрнең сүзен тыңлап, вагон-будканы икенче урынга күчерергә ризалашкан транспорт иясе шундый хата ясап ташлый. Өстәвенә, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, ул һәлакәт урыныннан кача. Авылда берара...

КамАЗ йөртүче үз машинасы артына тагылган вагончыкның биеклеген онытып җибәргән, күрәмсең. Аның белән ул урамнан узучы газ торбасына бәрдерә.

Махсус эшләнгән эш тә түгел-түгелен, әмма нефтьчеләрнең сүзен тыңлап, вагон-будканы икенче урынга күчерергә ризалашкан транспорт иясе шундый хата ясап ташлый. Өстәвенә, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, ул һәлакәт урыныннан кача.
Авылда берара газны туктатып торалар. Линиягә зыян салучы тиз ачыклана. Авария урынын калдырып киткән өчен хәзер аңа я бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү, яисә 10 тәүлектән 15 тәүлекккә кадәр кулга алу яный. Прицеп тагарга категориясе юклык, вагон-будканың теркәлмәгән булуы өчен штраф түләргә туры киләчәк. Әле җимерелгәнне торгызу өчен дә күпмедер чыгымнар тотылгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авария КамАЗ газ торбасы