Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чистай юлындагы һәлакәттә кеше гомере өзелгән

Чистай - Түбән Кама юлындагы һәлакәт 25 майда төш вакытында була. Инде хәзер беренчел тикшерү фаразларына таянып, юлдагы фаҗиганең ни рәвешле килеп чыгуын күзаллау мөмкинлеге туды. Трассаның 21 нче чакрымындагы 28 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Лада" машиансы каршы як хәрәкәт полосасына очып чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Һәлакәт аркасында...

Чистай - Түбән Кама юлындагы һәлакәт 25 майда төш вакытында була. Инде хәзер беренчел тикшерү фаразларына таянып, юлдагы фаҗиганең ни рәвешле килеп чыгуын күзаллау мөмкинлеге туды.

Трассаның 21 нче чакрымындагы 28 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Лада" машиансы каршы як хәрәкәт полосасына очып чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы пассажирларның берсе - 52 яшьлек хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында вафат була. Салондагы икенче хатын-кыз һәм машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре ала. Икесен дә хастаханәгә озаталар.
Беренчел фаразлар буенча һәлакәт куркынычсыз тизлекне арттыру аркасында килеп чыккан.
http://intertat.ru/tt/

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария Лада Чистай