Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләрне 30 мең сум штраф та куркытмый

"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре апрель аеның беренче көннәрендә үк машина йөртүче ике исерек ирне тоткарлаган. Төнге сәгать бердә ЮХИДИ хезмәткәрләре Акъяр - Чирмешән трассасында, Лашман авылы янында бер җиңел автомобильне туктаталар. Ике пассажир утырткан яшь кенә машина йөртүче яхшы ук салмыш була. -Хәзер инде бу егеткә берничә ел...

"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре апрель аеның беренче көннәрендә үк машина йөртүче ике исерек ирне тоткарлаган.

Төнге сәгать бердә ЮХИДИ хезмәткәрләре Акъяр - Чирмешән трассасында, Лашман авылы янында бер җиңел автомобильне туктаталар. Ике пассажир утырткан яшь кенә машина йөртүче яхшы ук салмыш була.
-Хәзер инде бу егеткә берничә ел җәяү йөрергә туры киләчәк. Кәефләнеп йөрү бу гаиләнең кесәсенә дә сукты, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.- Автомобиль штрафстоянкага урнаштырылды. Биредә дә аның һәр сәгате түләүле.
Агымдагы елның өч аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә машина йөртүче 16 кеше тоткарланган.
Шул ук көнне кичке сәгать 5тә Бәркәтәдән Чирмешәнгә таба баручы урта яшьләрдәге машина йөртүчене туктаталар. Билгеле, салмыш хәлдә тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыручы бу ир-ат та җәзасын алачак.
Әлеге машина йөртүчеләрнең эшләре судка җибәрелгән. Аларны бер ел ярымга яки ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ штраф та (30 мең сум) салынган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ