Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләр исерек хәлдә транспорт чарасын йөртүдән курыкмыйлар

1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда яки юл читеннән барганда, җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлы әйберләр булырга һәм алар транспорт йөртүченең әлеге әйберләрне-элементларны күрерлек итәргә тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен җәяүле 500 сум штрафка тартылачак. Әлеге үзгәрешләр нигезендә...

1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда яки юл читеннән барганда, җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлы әйберләр булырга һәм алар транспорт йөртүченең әлеге әйберләрне-элементларны күрерлек итәргә тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен җәяүле 500 сум штрафка тартылачак.

Әлеге үзгәрешләр нигезендә автомобиль йөртүчеләргә карата да таләпләр кырыслана. Бу, беренче чиратта, салмыш хәлдә рульдә йөрергә яратучыларга кагылачак. Әйтик, машина йөртүче исерек килеш икенче тапкыр эләксә, ике елын рәшәткә артында да үткәрү яный. Дөрес, суд карары нигезендә, аңа башка җәза да бирелергә мөмкин, мәсәлән, зур күләмдә штраф (200-300 мең сум) һәм 3 елга кадәр аерым вазифалардан мәхрүм итү. Беренче тапкыр исерек килеш эләгүчеләргә җәза үзгәрмәде - андыйларның 1,5-2 елга кадәр таныклыгын алалар һәм 30 мең штраф салалар.
Элек исерек хәлдә машина йөртүче гаебе буенча кеше һәлак булса, аңа 50 мең сум штраф һәм 3 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр иде. 1 июльдән, хәзер, авариядә бер кеше һәлак булса, гаепле 2 елдан 7 елга кадәр, ике һәм күбрәк кешенең гомере өзелсә 4 елдан 9 елга кадәр иреген чиклиләр.
1 июльдән юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен тагын бер, яңа төр штраф гамәлгә керәчәк. Әлеге җәза вак - төяк юл - транспорт һәлакәтеннән соң башкаларның хәрәкәтенә сәгатьләр буе комачаулаган, машинасын авария урыныннан юл читенә күчереп куймаган йөртүчеләргә салыначак. Штраф - 1000 сум.
-Бу үзгәрешләр бик вакытлы, - ди Чирмешән муниципальара бүлекнең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Транспорт чаралары саны елдан - ел арта бара. Кызганычка каршы, юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары да кимеми. Әле, киресенчә, соңгы вакытта исрек килеш машина белән идарә итүчеләр саны артты. Алар гаебе буенча аварияләр дә килеп чыга, аларда кеше гомере дә өзелергә мөмкин. Кагыйдәләр юлларда юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, кеше гомерен саклап калу өчен кырыслана.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы машина транспорт чарасы