Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнгә кунакка килгән шофер автоинспекторлар “кармагына” эләккән

Самара өлкәсенең күршедәге бер авылыннан Чирмешәнгә кунакка килгән ир-атка сәфәре  бик кыйммәткә төшкән. Хәер, ул моңа үзе гаепле.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, урта яшьләрдәге бу ир-ат идарә иткән “Лада-Гранта” автомашинасын район үзәгенең Заречная урамында туктаталар. Документларын тикшергән вакытта машина йөртүчедән алкоголь исе сизелә.

-Әлеге йөртүче шундый гөнаһысы өчен моңа кадәр дә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шулай да ул исерек хәлдә руль артына утырып кабат юлга чыккан һәм Шентала инспекторлары тарафыннан тоткарланган.  Ә Чирмешәндә аның шундый хәлдә өченче тапкыр эләгүе, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Хәзер кагыйдә бозучыга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф, яки төзәтү, яки мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза, яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы яный.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев