“Кояшлы” балалар ял лагере юлы белән Чирмешән уңаена хәрәкәтләнүче “Нива” автомашинасы юл кырыена төшеп китә. Аның йөртүчесен һәм ике баланы Әлмәт больницасына озатканнар.
-Ул кызу тизлек белән барып идарәне югалткан. Бәхеткә пассажирлары - ике бала исән-сау, җиңелчә җәрәхәтләр генә алганнар, аларны махсус креслода һәм каеш белән каптырылган булулары коткарган, ә менә балаларның әтиләре - машина йөртүче кулын имгәткән, аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Зинһар, машиналарыбызда кызу йөрмик, ашыкмыйк, әнә нинди хәлләр булырга мөмкин, бәла аяк астында, дип юкка әйтмиләр - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.
Рәмис Шәкүров фотолары
Нет комментариев