Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә "Мазда" хуҗасына бензин бик кыйммәткә төшкән

Күптән түгел төнге рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина йөртүче бер чирмешәнлене тоткарлыйлар. "Мазда" машинасы хуҗасы төнге сәгать 11дә ягулык салу станциясенә юл тота. Исерек хәлдә нәрсәгә бензин кирәккәндер инде аңа?! Бәлки берәр кая барырга да планлаган булгандыр, ләкин бу төнне ул полиция бүлекчәсеннән өенә җәяү кайтып китә. Полиция...

Күптән түгел төнге рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина йөртүче бер чирмешәнлене тоткарлыйлар.

"Мазда" машинасы хуҗасы төнге сәгать 11дә ягулык салу станциясенә юл тота. Исерек хәлдә нәрсәгә бензин кирәккәндер инде аңа?! Бәлки берәр кая барырга да планлаган булгандыр, ләкин бу төнне ул полиция бүлекчәсеннән өенә җәяү кайтып китә. Полиция хезмәткәрләре аны АЗСтан чыкканда туктаталар, спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утырган өчен полициягә озаталар. Беркетмә төзегәч, эвакуатор чакыртып, машинаны Нурлатка юнәлдергәннәр. Хәзер инде гаеплегә 30 мең штраф һәм ике елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин полиция ЮХИДИ