Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә машина йөртүче авария урыныннан качкан

22 февраль көнне район территориясендә ике юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренче очракта авария китереп чыгарган машина хуҗасы һәлакәт урыныннан качкан. Кара Чишмә ягыннан килүче җиңел машина утын - поворотнигын кабызып, Туймәткә таба борыла башлый. Шул вакытта аңа йөк машинасы килеп бәрелә, нәтиҗәдә җиңел машина юлдан читкә төшә. Фура, тизлекне...

22 февраль көнне район территориясендә ике юл - транспорт һәлакәте теркәлгән.

Беренче очракта авария китереп чыгарган машина хуҗасы һәлакәт урыныннан качкан. Кара Чишмә ягыннан килүче җиңел машина утын - поворотнигын кабызып, Туймәткә таба борыла башлый. Шул вакытта аңа йөк машинасы килеп бәрелә, нәтиҗәдә җиңел машина юлдан читкә төшә. Фура, тизлекне дә киметмичә, китеп бара. Бәхеткә, авариядә машина йөртүчегә зыян килмәгән.
Шул ук көнне Чирмешәндә, Карл Маркс урамында "Газель" машинасын йөртүче, бозлы юлда машина белән идарә итүне югалтып, рәттән торучы өч багананы бәрдерә. Аның берсе - элемтә, икенчесе -электр, өченчесе яктырткыч куелган баганалар булган. Хәзер инде гаеплегә берничә оешма каршында җавап тотарга туры киләчәк.
-Һава шартлары тотрыклы түгел, температура үзгәреп тора, нәтиҗәдә юлларда бозлавык, ерганаклар барлыкка килә, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Бу чорда машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юл хәрәкәте авария юл транспорт