Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә һәм Яңа Элмәледә ике шофер пассажир булып кына йөриячәк

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән ике якташыбызны ачыклаганнар.

-11 октябрь көнне, кичке сигезләрдә район үзәгенең Гагарин урамында, “Ландыш” балалар бакчасы янында “Хундай” автомашинасын туктаттык.  1962 елгы ир-ат аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Ул үз гаебен таныды. 14 октябрьдә Яңа Элмәле авылы янында туктатылган “унлы” җиңел машинасының йөртүчесе дә аек түгел иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучыларга 30 ар мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы яный.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X