Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә ике атнада машина белән исерек хәлдә идарә иткән биш машина йөртүчене туктатканнар

Август аеның соңгы ике атнасында район юлларында автотранспорт белән идарә иткән биш машина йөртүчене ачыклаганнар. Әлеге “компаниядә” бер хатын-кыз да бар.

Иртән Кармалка борылышында туктатылып тикшерелгән КамАЗ шоферының кичтән кулланган алкоголе чыгып бетмәгән. Якташыбыз үз гаебен таный.

Күрше Шентала районының бер авылыннан район үзәгенең Амур ягындагы алкогольле эчемлекләр сатыла торган кибеткә “өстәмә” артыннан килгән яшь егет автоинспекторлар янында  үзен бик агрессив  тота. Кичке буйда туктатылган әлеге “ундүртле” автомашинасын йөртүче исереклектән көчкә аягында басып торган.

Нәкъ ун көннән соң, август азагында Чирмешәндә “Форд” чит ил машинасын йөртүче  хатын-кыз да руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган булып чыга.

Шуның икенче көнендә ”Нива” автомашинасы белән исерек хәлдә идарә иткән ир-атка да  закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре “Ситроен” йөртүче чирмешәнленең автомашинасын  кичен туктаталар, шофер шулай ук “салган”. Ир-ат бәхәсләшеп тормый, үз гаебен таный.

Әлеге машина йөртүчеләрнең бишесенә дә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм утызышар мең сум штраф яный.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев